Классика экранда: укыйбыз, карыйбыз, фикер алышабыз (12+)

13 октябрь көнне 11 нче санлы китапханәдә 12-13 яшьлек яшүсмерләр өчен А.С. Пушкинның «Барышня-крестьянка» повесте буенча фикер алышу узды. Алып баручы чараны фикер алышуда алдан әзерләнгән укучылар да, әлеге әсәрне моңарчы укымаганнар да катнаша алырлык итеп оештырды. Балаларга А.С. Пушкинның классик әсәренә яңа яктан күз салырга – аның белән экранлаштыру аша танышырга тәкъдим ителде. 

Укучылар пушкин геройлары белән бергә шатланды һәм борчылды, аларның тормыш сөючәнлеген бәяләде. Пушкин повесте битләреннән укучыларга шул вакытлар, кешеләр, шул чорда җәмгыятьтә булган үзара мөнәсәбәтләр турында белү бик кызыклы булды. 

Каралган видеосюжет һәм катнашучыларның фикерләрен чагыштыру өчен алып баручы балаларга повестьтан аерым өзекләрне укыды. Шуннан соң укучылар «Барышня-крестьянка» повесте буенча викторинада һәм «Геройларга кыскача тасвирлама бирәбез», «Повесть геройларына өйләренә кайтырга ярдәм итегез» уеннарында катнашты.

Матур видеолар, мавыктыргыч викторина һәм кызыклы биремнәр чараны тагын да мавыктыргычрак һәм кызыклырак итте. «Барышня-крестьянка» фильмыннан өзекләрне карау әсәр белән таныш булган укучыларны зәвык ягыннан баетты. Ә повестьны әлегә кадәр укымаган балаларда ул чыганакның үзенә мөрәҗәгать итү теләге тудырды. 

Поделиться: